Фәрит Мөхәммәтшин территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән очрашты

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты.

ТР Дәүләт Советы аппараты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин участок һәм территориаь сайлау комиссияләре әгъзаларына 2015 елгы сайлауларга әзерлек һәм аны үткәргән вакытты яхшы эш өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау комиссияләре әгъзаларының хоккый дәрәҗәсен арттыру буенча башкарган эшен югары бәяләде.

"Бер сайлау кампаниясен тәмамлап, без икенчесенә керешәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - 2016 елда юезгә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайларга туры киләчәк, шуңа да территориаль һәм участок сайлау комиссияләрен зур эшләр көтә, әмма без алар куелган бурычларны үтәп, сайлауларны иң югары дәрәҗәдә уздырыр дип ышанабыз".

Бүген әлеге чара кысаларында Хөкүмәт бүләкләре дә тапшырылды.        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International