Ноябрь башында безне кызыклы мәдәни чаралар көтә. 3нче ноябрь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Сон һәм Урта Кирмән авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Ә икенче көнне – 4нче ноябрьдә шәһәр халкын бәйрәм концерты көтә. Район мәдәният бүлеге аңа үзенчәлекле программа әзерләгән. 6нчы ноябрь киче биергә яратучыларны район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыячак.