Гер күтәрү буенча Татарстан чемпионаты

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Берничә мамадышлы нык беләкле икәнлекләрен Урыссу бистәсендә узган гер күтәрү буенча Татарстан чемпионатында расладылар. Әлеге бәйгеләрдә барлыгы 14 район, Казан һәм Әлмәт гер күтәрүчеләре катнашты. Безнең гер спорты ветераны Нургали Гобәйдуллин чираттагы җиңүен яулады. Берәр потлы ике герне ул 140 мәртәбә өскә этәреп күтәрсә, 226 тапкыр ыргым ясый.  Яшүсмерләрдән Айрат Миннекәев 78 килограммга кадәрге авырлыкта беренче булса, Булат Шәрифуллин 85 килограммга кадәргеләр арасында пьедесталның – икенче, Демьян Долгов 63 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында өченче баскычына күтәрелделәр. Ирләрдән Рамил Ахунҗанов (95 кг) һәм Инзил Низаметдинов (73 кг) өченче булдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International