“Нократ“ агрофирмасы бүлекчәләрендә тырмалар ремонтына ныклап тотындылар. Былтыр кайтарган ташкүмерләре быелга да җитәчәк. 490 тырмаларының 100дән артыгы ремонтлап куелган инде. Дүсмәт өлешендә аларны сафка бастыру белән Миннехан Әгъләмов һәм Ирек Соболевский шөгыльләнәләр. Иван Зайцев җитәкчелегендәге звено чәчкечләр ремонтлый. Шәдчедә – культиватор, Җөри белән Көек-Ерыксада чәчкеч ремонтын да башладылар.