Бүген атнаның өченче көне- чәршәмбе. Ә бу “МамадышТВ“ телеканалы эфирына “Тәмле булачак“ тапшыруының чираттагы чыгарылышы чыга дигән сүз.
Безнең иҗат төркеме Олыяз авылында яшәүче Низамиевлар гаиләсендә кунакта булып кайтты. Зәлия ханым тамашачыларга милли ризыгыбыз булган өчпочмак пешерү серләрен чишәчәк.
Тапшыру 17:20 сәгатьтә башлана.