“Шанс” танышулар клубы географиясе киңәя.

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
“Шанс” танышулар клубы географиясе киңәя. Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан клубка хәзер безнең районнан гына түгел, ә ут күршеләребез Кукмара, Саба, Алабуга районнарыннан,Яр Чаллы шәһәреннән дә мөрәҗәгать итәләр. Ә агымдагы атнада Сарман районы буйдаклары да “Шанс” танышулар клубыннан ярдәм сораган. Үз эшчәнлеген моннан ике ел элек кенә башлаган клуб быел көзен татлы җимешләрен татый. “Узган еллар дәвамында зур тырышлык, һәр клиент белән индивидуаль эшләү нәтиҗәсендә биш пар хасил булган. Өч гаилә исә бәби туен үткәргән. Сез дә җан өшеткеч ялгызлыктан котылырга телисез икән “Шанс” ка рәхим итегез. Һәр атнаның чәршәмбәсендә, 18.00-20.00 сәгатькә кадәр, димчеләр сезне көтә. Бел. өчен телефон: 8 919 644 09 27 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International