Гузеева сделала селфи без макияжа.

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

“Давай поженимся” тапшыруы алып баручысы Лариса Гузеева һәрвакыт декоратив косметика куллануын һәм “шәрә йөз” белән беркая да чыкмаячагын әйтеп килсә дә, бизәнмичә төшкән берничә фотосын социаль челтәргә элгән.

Иртән торуга ук ясалган селфисы күпләргә ошаган. Фото астына алар “Косметикасыз да матурсыз! Кешене косметика түгел, күңеле бизи. Чибәр кеше нинди яшьтә булуына карамастан да чибәр” дип язганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International