Лениногорскида республика ЗАГС идарәсе коллегиясе үтте.
2015 елның 23 октябре, җомга
Соңгы тугыз ай нәтиҗәсе буенча Татарстанда бишенче ел рәттән үлүчеләргә караганда туучыларның артуы күзәтелә, тик бу барлык районнарда да түгел. Бу хакта бездә узган Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең коллегия утырышында сөйләштеләр.
Ул көнне шәһәрдәге яңа төзелгән Язылышучылар сарае тантаналы көннән дә ким түгел иде. Биредә катнашучы: Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, республика муниципаль район ЗАГС начальниклары, җирле үзидарә органнары вәкилләре яңа бинага сокланып, күпчелеге хатын-кыз булганлыктан, матур күлмәкләре белән үкчәле туфлиләрен киеп, керт-керт басып карап, танышып йөрделәр, фотога төштеләр.Утырышның бездә узуы да шуңа бәйле булгандыр, мөгаен. Коллегиядә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән кунакларга ЗАГС бинасының шулай тиз арада өлгергәненә үзенең дә ышанмавын әйтте. "Бу урын ныклы гаилә институтын үстереп җибәрергә этәргеч булыр дип уйлыйбыз", диде ул. Бинада яшьләр, өлкән сыйныф укучылары белән лекцияләр уздыру да аның хыялына кергән.
Политехника көллиятенең беренче курс студентлары бөтен районны гаҗәпләндерергә булдылар. Алар алты метр озынлыктагы һәм ярты тонна авырлыктагы авиация конструкциясен үз куллары белән эретеп ябыштырдылар.
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.