Көз айлары, кагыйдә буларак, яңа уку елы башлану белән генә түгел, ә яңа мәдәни сезон ачылышы белән дә истәлекле.

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Көз айлары, кагыйдә буларак, яңа уку елы башлану белән генә түгел, ә яңа мәдәни сезон ачылышы белән дә истәлекле. Мамадыш районы мәдәният бүлегендә әйтүләренчә, быел бу көн 9нчы октябрьгә туры килә. Мамадыш халкы һәм шәһәребез кунаклары өчен яңа сезон ачылышы уңаеннан “Ябылган талантлар“ дип исемләнгән театральләштерелгән юмористик тамаша тәкъдим ителәчәк. Аны сәхнәгә халык театрының баш режиссеры Марат Баязитов куя. Труппаны яңа спектакльгә Николай Васильевич Гоголь илһамландырган. Ә менә яңа чыгышның башка нечкәлекләрен әлегә сер итеп саклыйлар. Шунысы мәгълүм, кызыклы сюжетка корылган күңелле тамаша 9нчы октябрь, кичке сәгать 7дә башлана.

-Җирле үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары махсус график буенча үтәчәк. ул инде әзер. Шәһәр оешма-предприятие коллективлары быел үзенчәлекле жанрдагы фестивальдә көч сынаячак. Ул үз эченә 8 номинацияне ала. Шулар арасында вокал, театраль миниатюра, цирк жанры, нәфис сүз, дан минуты, хореография, һ.б.,- диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Иванова.

Бу сезонда да район мәдәният йорты сәхнәсендә күп кенә күренекле йолдызлар чыгыш ясаячак. Әлеге исемлектә Венера Ганиева, Резеда Шәрәфиева, Ринат Рәхмәтуллин, Илназ Сафиуллин һәм башкалар.

Безнең иҗат төркеме берничә якташыбызга мөрәҗәгать итеп, алардан яңа мәдәни сезон ачылышын ни рәвешле көтүләре хакында кызыксынды.

Ә менә авыл җирлекләрендәге сәхнә осталарына ирекле темага чыгышлар әзерләргә туры киләчәк. Аларның концерт программалары 16нчы октябрьдән башлана. Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр исә 23нче октябрьдән көч сынаша башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International