Соцпакетмы әллә акчамы? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы мамадышлылар дөрес карар кабул итәргә тиеш. Моның өчен санаулы гына көннәр калды. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый.
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авыша башлагач акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. Вакыт бик тиз үтеп китә, күпләр “сайларга да өлгермичә“ кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.
Район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Рамил Галиев әйтүенә караганда, соңгы вакытта шикәр авыруы, онкология авырулары күбәеп киткән. Аларга кирәкле дарулар да бәяле диләр.
–Бу авыруларга кирәкле даруларның бәясе фәләнчә мең сумга кадәр җитә. Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсияңне чыгарып бирү түгел. Без үзебездә исәптә торучы һәр авыруның ихтыяҗын яхшы беләбез. Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит, беренче чиратта аларга игътибар бирәбез. Соцпакеттан һич кенә дә баш тартырга ярамый, иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, – ди Рамил Галиев.
14нче сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, районда федераль ташламаларга ия 4907 кеше яши, шуларның 3507се, ягъни 71,6% 2016 ел өчен дарулар алудан баш тарткан. Ягъни бу пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга уйлаганнар. Аның айлык күләме уртача 716 сум. 7нче сентябрьдән 14енә кадәр 22 мамадышлы кабаттан социаль хезмәтләр җыелмасына кайтуны хуп күргән.
-Социаль хезмәтләр җыелмасына ия пенсионерларга бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка йөри алалар. Бу хезмәтләрдән аерым-аерым да, барыннан бергә дә файдаланырга була,- ди Рамил Галиев.
Район үзәк хастаханәсендә дә социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар белән даими аңлату эшләре алып барыла. Чөнки биредә бу категория авырулар белән табиблар һәр көн очрашып торалар, һәркайсының хәлен аңлап, киңәшләрен бирәләр.
Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач барысын да алып була дип уйлаучылар да ялгышалар. Акча бик тиз “шуып” чыгып китә. Ә дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылар карарларын үзгәрткән очракта 1 октябрьгә кадәр Россия Пенсия фондының территориаль органына килеп бу хакта гариза язарга тиеш булалар. Үзгәртмәгәндә исә Пенсия Фондына мөрәҗәгать итеп тору кирәк түгел, хезмәт күрсәтү элеккечә үк дәвам итәчәк. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.