“Сезнең кулларыгыз белән районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге төзелә...“ Анатолий Иванов төбәгебез мөгаллимнәренә әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Районның төп сәхнәсендә укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тамашасы үткәрделәр.
Укытучыларга багышлап дистәләгән, йөзләгән шигырьләр язылган, җырлар чыгарылган. Дөрестән дә, укытучы һөнәре – иң игелекле хезмәтләрнең берсе.
Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә. Кирәк чакта алар җитез дә, тапкыр да, сабыр да, батыр да – мөгаен, укытучы хезмәтеннән дә җаваплырагы юктыр. Район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләү чыгышы вакытында әнә шул хакта ассызыклый.
Укытучыларыбыз хезмәтен югары бәяләп, фидакарь һәм изге эшләрендә уңышлар теләде Анатолий Иванов.
–Сезнең кулларыгыз белән районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге төзелә,– диде ул. Бәйрәм кичәсе сюрпризларга да бай булды. Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Дания Газизовага автобус ачкычы тапшырылды. Бер төркем мөгалимнәр, көчле алкышлар астында, Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының күкрәк билгеләрен, Мактау грамоталарын кабул итеп алдылар. Дистәләгән мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе, мәгариф бүлеге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.
Укучыларның “Өметләр старты“ уеннарында призлы урыннарга лаек булган мәктәпләр җитәкчеләренә дә сәхнә түрендә акчалата премияләр, Мактау грамоталары һәм кубоклар тапшырылды.
–Тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз могҗизалар тудыралар. Республика, төбәк, Россиякүләм олимпиадаларда призлы урыннарга ирешүчеләребез дә бик күп безнең. Спортта яулаган үрләребез дә бихисап. Биш командабыз Россиядә республика данын яклап чыгыш ясадылар, шуларның өчесе призер булдылар. Районыбыз өчен бик күп елллар тырышып эшләячәбез әле без. Безнең укытучыларыбыз артында каһарманнар калкачак,– диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ришат Сәмигуллин.
Mamadysh-rt.ru сайтында “Минем яраткан укытучым“ конкурсы оештырылган иде. Иң күп тавыш җыючы 1нче санлы мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Мазилова булды. Филиалыбыз директоры-баш мөхәррир Светлана Ханова җиңүчегә редакциябез дипломы белән телевидениедән бушлай котлау бирүгә һәм “Метелица“ салоныннан бүләк алуга сертификатлар тапшырды.
Алып баручылар район мәдәният йортына һөнәри бәйрәмнәре уңаенннан оештырылган кичәгә җыелган мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне, мәктәп директорларын, балалар бакчалары җитәкчеләрен, мәгариф ветераннарын Укытучылар көне белән тәбрикләп иң матур сүзләрен, җылы теләкләрен генә яудырдылар. Концертта катнашкан җырчылар, биючеләр дә үзләренең хезмәттәшләре, укучылары иде. Красная Горка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсу Фәрхетдинова хезмәттәшләренә үзенең моңлы тавышы белән “Укытучыма“ җырын бүләк итте.
Мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә “Биш бармак“ КВН командасы да килгән иде. “Радуга“ балалар бакчасының музыка җитәкчесе, яшь җырчыбыз Лилия Галиева да үзенең киң һәм аһәңле тавышы белән җыр сузды.
Укытучылар кичәдән бүләкләр һәм җылы тәэсирләр белән таралыштылар.