Бу атнаның якшәмбесе- 11нче октябрь–Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бу атнаның якшәмбесе- 11нче октябрь–Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Әлеге тармакта армый-талмый хезмәт куючыларга район башлыгы Анатолий Иванов бәйрәм мөрәҗәгате юллады.

“Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветараннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куючы нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, эшкәртү сәнәгате эшчәннәре күп безнең. Алар шәхси үрнәкләре белән үзләренә башкаларны да ияртәләр. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен бөтен көчен куя. Бүген инде киләсе ел уңышы игътибар үзәгенә басты. Терлекчелек тармагында да алга китеш дәвам итә. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре дә үзләрен һөнәрләренең чын осталары итеп күрсәтәләр. Олы җиңүләр яулап, күпсанлы дипломнар белән бүләкләнәләр.

Һәммәгезгә дә алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар, саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге телим“,- диелә район башлыгы имзалаган тәбрикләү хатында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International