Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадышлылар бөек улы Шәйхи Маннурны искә алды
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Районыбызда традицион Кышкы шигырь бәйрәме узды. Ул гадәттәгечә күпсанлы кунаклар катнашында үтте. Әдәби чараны матур гадәт буенча якташыбыз, күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурны искә алуга багышладылар. Кичәнең 15нче гыйнварда уздырылуы да юкка гына түгел. Бүген каләм әһеленең туган көне. Аның тууына 110 ел тулды.
Әдәбият бәйрәме иртәнге 10 сәгатьтә шәһәр үзәгендә Шәйхи Маннур һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре, бер сүз белән әйткәндә– әдәбият сөючеләр җыелган иде. Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи Маннурны мамадышлылар да, шәкертләре дә онытмый. Бу хакта кичәне ачып җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да искәртте.
Әдипнең туган көнендә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, эзтабар язучы, якташыбыз Шаһинур Мостафин, Татарстан Язучылар берлегенең 1989–1999 еллардагы рәисе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ш. Маннур исемендәге бүләкнең тәүге иясе, Россия һәм Халыкара күләмдәге премияләр лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, күренекле прозаик һәм публицист, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Вахит Имамов һәм башка күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.
-Шәйхи Маннур Мамадыш өчен зур эш эшләгән шәхесләрнең берсе. Әдәбиятта да тирән эз калдырды ул. Киләчәктә дә аның юлын дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде,– диде Рафис Корбанов.
Бөек якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Тулбайда дәвам итте. Анда әдипнең каберендә дога кылынды, чәчәкләр салынды.
Язучының музей-китапханәсе каршында кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Кичәне дәвам итеп, балалар Шәйхи аганың шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, музей буенча экскурсия оештырылды.
Алга таба бәйрәм тантаналары район мәдәният йортында дәвам итте. Фоейда Шәйхи Маннур премиясе лауреатларына багышланган стендлар әзерләнгән иде.
Әдәби кичәдә чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә, әдипнең мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафинга рәхмәтләрен белдерде.
–Шәйхи Маннурның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде. Кырыктан артык китабы, “Муса” романы, “Агымсуларга карап” повесте аны әдәбият дөньясына алып чыкты. Без шушындый якташыбыз белән горурланабыз,– диде Илнар Хафизов.
Кышкы шигырь бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенең яңа лауреатларын игълан итү матур күренешкә әйләнде. Быел әдәбият өлкәсендәге дәрәҗәле исемгә Татарстан китап нәшрияты коллективы (директоры — Дамир Сабирҗан улы Шакиров; Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире — Талия Риво кызы Шакирова), Мамадыш муниципаль районындагы “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” коллективы (директоры — Лилия Зиннур кызы Шәрифуллина), Мамадыш район газетасының элекке фотохәбәрчесе, матбугат ветераны Рафаил Сәләхи улы Фәләхов, галимә һәм шагыйрә, тумышы белән районыбызның Түбән Ушмы авылыннан булган Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова (Ибраһимова), прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин лаек булдылар.
Кышкы шигърият бәйрәме традиция буенча “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз