район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия 4нче утырышын үткәрде.

2014 елның 26 декабре, җомга

Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия 4нче утырышын үткәрде.

Утырышны кереш сүз белән район башлыгы, коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия рәисе Анатолий Иванов ачып җибәрде. Иң элек муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен тоту таләпләре үтәлеше буенча комиссия эшчәнлегенең хисабы тыңланды. Бу мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова чыгыш ясый. Ул шулай ук социологик сораштыру нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Әлеге чара “Ата-аналар һәм балалар белем бирү хезмәтләре һәм туклану сыйфатыннан канәгатьме?“ темасы буенча оештырылган.

Белем бирү сыйфаты дәрәҗәсе буенча үткәрелгән сораштыруда 2-11нче сыйныфларда белем алучы 3837 бала катнаша. Аларның 92,6% канәгать булуын белдергән. Шушы ук тема буенча уздырган мониторингта 3564 әти-әни катнаша. Аларның 95,7% мәктәпләрдә балаларына биргән белем сыйфатыннан канәгать.

Шушындый ук сораштыруны мәктәпләрдә укучыларны тукландыру сыйфаты дәрәҗәсе буенча да үткәргәннәр. Анда 3721 ата-ана һәм 4062 укучы катнашкан. Өлкәннәрнең 3617 мәктәпләрдә тукландыру системасы оештырылышыннан канәгать булуын җиткерә. Укучыларның 4024 шушындый ук җавап яза.

Утырышны район башлыгының коррупция буенча ярдәмчесе Рөстәм Хуҗаҗанов дәвам итте. Ул гомумбелем бирү учрежденияләрендә бюджеттан тыш чараларны максатчан куллану хакында сөйләде. Соңыннан комиссиянең 2015нче елга билгеләнгән планы белән таныштырдылар.

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International