Якташыбыз Татарстан эшмәкәрләренең алтын йөзлегенә керде.

2014 елның 26 декабре, җомга
Якташыбыз Татарстан эшмәкәрләренең алтын йөзлегенә керде. Әлеге уңышка бизнес вәкиле Рәфит Әхмәтшин ирешә. Казанда “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014“ икенче республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантананы Татарстанның икътисад министры Артем Здунов үткәрде. Республиканың иң яхшы йөз эшмәкәрен экспертларның тавыш бирүләре ярдәмендә ачыклыйлар. Әлеге советта 40 артык кеше исәпләнә.  Алар арасында бизнес, иҗтимагый оешма, хөкүмәт һәм ММЧ вәкилләре бар. Җиңүчене Татарстанның эшмәкәрлек тармагы үсешенә керткән өлешенә карап билгелиләр. Иң элек экспертлар тарафыннан 218 дәгъва кылучы сайлап алынган. Ә алтын йөзлеккә аларның 107 керә. Иң-иңнәр рәтендә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә һәм башка район вәкилләре. Искәртеп үткәнчә, безнең төбәктән лидер исеменә Рәфит Әхмәтшин лаек. Аның оешмасы бүгенге көндә пластик тәрәзәләр һәм стрейч-пленкалар җитештерү белән шөгыльләнә.           
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International