Мамадышта инвалидлар өчен чыршы бәйрәме үтте

2014 елның 26 декабре, җомга
Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды.
 
Чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. 
 
“Инвалидлар җәмгыяте тарафыннан ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз. Киләчәктә дә яңадан–яңа чаралар оештырыгыз, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез”,– диде Вәзир Фәизов. 
 
Бәйрәм кысаларында юбилярларны һәм җәмгыятьнең иң актив вәкилләрен хөрмәтләделәр. 
 
Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен әзерләнгән чара чыршы тирәли җырлап әйләнү, кызыклы конкурслар, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышлары, концерт номерлары белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International