Киңәшмәдә аңлатылганча, өч кешелек гаилә торак төзү өчен 774900 сум, дүрт кешелеге – 1 млн. сумнан артык субсидия алачак.
Бу акчаларны реализацияләүнең өч ысулы бар: хосусыйлаштырылган яисә арендага алынган җирдә йорт төзү; төзелешкә 5 елдан артык булмаган йорт сатып алу; ТР Дәүләт торак фонды линиясе буенча яңа фатир сатып алу. Торак сатып алганда һәр кешегә исәпләнелгән квадрат метрлар саны законда каралганнан ким булмавы зарур.
Суубсидия алган кешегә шул производствода биш ел эшләү шарт. Әгәр акча 2014нче елда бирелә икән, ул киләсе елның июленә кадәр эшкә җигелергә тиеш.
Политехника көллиятенең беренче курс студентлары бөтен районны гаҗәпләндерергә булдылар. Алар алты метр озынлыктагы һәм ярты тонна авырлыктагы авиация конструкциясен үз куллары белән эретеп ябыштырдылар.
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.