Бу хакта закон проекты РФ Дәүләт Думасында кабул ителгән инде. “Киләсе елга без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Шуны да искә алып, Дәүләт Думасы депутатлары 3 нче декабрьне Билгесез солдат көне итеп билгеләде”, - диде ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Политехника көллиятенең беренче курс студентлары бөтен районны гаҗәпләндерергә булдылар. Алар алты метр озынлыктагы һәм ярты тонна авырлыктагы авиация конструкциясен үз куллары белән эретеп ябыштырдылар.
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.