2014 нче елның 1 нче декаберендә Мамадыш районы Шәмәк авылында гомер итүче Фәүзия Фәйзетдиновна үзенең 85 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны беренчеләрдән булып Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Лариса Гайфуллина котлады. Авыл җирлеге башлыгы авылдашына сугыштан соңгы авыр елларда зур һәм авыр хезмәт еллары өчен рәхмәтен җиткерде.
Юбилярыбызның тормышы чыннан да җиңелләрдән булмый.
Фәүзия Йосыф кызы Фәйзетдинова 1929 нчы елның 1 декабрендә Кукмара районы(элекке Тәкәнеш районы) Хасановка авылында туган. Башлангыч белемне Өркеш мәктәбендә алган. 7 нче сыйныфны Үрәсбаш мәктәбендә укып, 8 нче сыйныфны Тәкәнеш мәктәбендә тәмамлаган.
1955 нче елда Мамадыш районы Шәмәк авылы егете Фәйзетдинов Хәнәфетдин Фәләхетдин улына тормышка чыга. Бер-бер артлы 4 бала: 1 кыз, 3 малай дөньяга килә. Матур итеп кенә яшәп ятканда, гаилә капкасын ачы хәсрәт - бала хәсрәте кага.Аларның 1 яшьлек уллары чирләп, үлеп китә. Инде барлык хәсрәтләрне эчкә йотып яшәргә талпынганда, Фәүзия апа 36 яшендә тол кала. 3 баланы берүзе аякка бастыра.
1966 елдан башлап, фермада бозаулар карап, лаеклы ялга чыга.”Хезмәт ветераны”, ”Тыл ветераны” исемнәренә лаек була.
Бүгенге көндә улы гаиләсендә килене, оныклары белән яши. Аларга һәр эшләгән эшләренә хәер-фатыйхасын биреп тора. Гаиләсе өчен генә түгел,авылыбызның да иң сабыр,иң тырыш ак әбие ул!