Тубән Ушмы мәдәният йортында Әниләр көне зурлап билгеләп үтелде. Бу көнне “Йолдызлар яңгыры” дигән кичә уткәрелде.Кичәдә катнашкан гаиләләр һәрберсе узенчәлекле итеп әниләрне тәбрик иттеләр, җырлар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Авыл Советы башлыгы Наил Фатыйхов авылның барлык Әниләренә узенең җылы теләкләрен җиткерде,концетта катнашучыларга бүләкләр тапшырды.