Бу көннәрдә төрле яшьтәге спортчыларыбыз Татарстан беренчелеге кысаларында очрашулар үткәрде. Хоккейчыларыбыз соңгы көннәрдәге очрашулары белән җанатарларын сөендерделәр дә, көендерделәр дә. Шимбә көнне Мамадыш бозы хоккей буенча ир–атлар командаларын кабул итте. Безнең “Олимп” уенчыларының көндәше–башкала спортчылары иде. Казанның “Динамо” командасы беренче минутлардан ук инициативаны үз кулына ала. Мамадыш капкасына адресланган бер–бер артлы һөҗүмнәр моның ачык мисалы. Нәтиҗәләр дә озак көттерми. “Олимп” капкасы өстендәге кызыл ут бу көнне 11 тапкыр кабынды. Ә безнекеләр кунакларның әлеге голларына бер белән дә җавап кайтара алмадылар.
Башка командаларның уенына килгәндә, “Олимп–1997–98” яңа сезонны Казанның “Авиатор” хоккейчылары белән ачып җибәргән иде. Ул чагында безнекеләр көндәшләрен 15:3 исәбе белән тар–мар итте. Ә якшәмбе көнне “Олимп” җиңелергә мәҗбүр булды. Шулай ук башкаланың “Смена” командасы белән узган очрашуда төп вакыт 4:4 исәбе белән төгәлләнә. Буллитлар сугу буенча казанлылар өстенлеккә иреште.
Янә бер командабыз “Олимп–2003” соңгы уенны Яр Чаллыда үткәрде. Анда безнекеләр автокала спортчыларын 2:1 белән отып кайтты. “Олимп–2001” хоккейчылары өчен Кукмарада уздырылган очрашу уңышсыз төгәлләнә. Мәйдан хуҗаларының 5 алкасына безнекеләр 2 гол белән генә җавап кайтарган.