Уйнап кына башлаган эш гаиләнең төп керем чыганагына әверелгән. Иске Завод авылында гомер кичерүче Котдүсовлар бүгенге көндә ит һәм сөт продукциясе белән сату итә.
Әлфәт һәм Илсөяр Котдүсовларның гаилә фермасы 2012нче елның август аенда оеша. Бу юнәлешкә алар хөкүмәт ярдәме бәрабәренә кереп китәләр. 1,5 млн. сумлык грант акчасына 18×6 метр зурлыгындагы җылы сарай төзелә, 6 сыер, Пермь ягыннан ун баш үгез кайтаралар, терлек азыгы алына.
«Дәүләт ярдәме булмаса, бу эшкә алынасы да түгел идек. “Начинающий фермер” программасы барлыгын ишеттек тә, ни булса шул булыр, дип, катнашып карарга уйладык. Җиңәсебезгә ышанмадык та. Министрлыкка проектны якларга чакырдылар һәм грант отучылар исемлегенә яздылар. Уйнап кына тотынган әйбер, уңышлы төгәлләнде»,– ди фермер Әлфәт Котдүсов.
Әлфәт абый 21 ел дәвамында “Мамадыш сыр–май җитештерү комбинатында” хезмәт куйган. Хуҗалыклардан сөт җыеп йөргән ул. Фермерлыкка керешкәч, яраткан эшен калдырырга туры килә аңа. Бу гамәлен: “Ике фронтка өлгереп булмый”,– дип аңлатты.
Эшмәкәргә район хакимияте дә ярдәм күрсәтә. 4×12 метр зурлыгындагы абзар салганда төзелеш материалы белән булышалар. Анда бозауларны күчерергә ниятли фермер.
«Бүгенге көндә 9 баш сыерыбыз, 2 тана, бозаулар бар. 10 үгезнең өчесе генә калды инде. Кош–кортны да күпләп үстерәбез»,– ди Әлфәт Котдүсов.
Сезон вакытында көнгә уртача 160 литр сөт савып алганнар. Шуның 120 литры сатуга китә, калганы бозауларны ашатырга тотыла. Сөт сатудан айга уртача 35 мең сум акча кереп бара, ди фермер. Һәр ярминкә саен әлеге төр продукцияне 1,5 литр зурлыгындагы 50–60 шешә белән илтәләр. Күрше–күлән дә сөтне яратып ала, ди Әлфәт абый.
Маллар янына иртүк чыгабыз. 2 савым аппараты бар. Сыерлар шулар ярдәмендә савыла. Иптәшем Илсөяр белән бергә эшлибез. Аннан ул төп эшенә китә. Көндез терлекләр минем өстә. Кичен янә бергә чыгабыз. Кечкенә улыбыз да булыша.
Фермер әйтүенчә, әлегә аларның хуҗалыгы табыш белән мактана алмый. Чөнки терлек азыгының күпчелек өлешен сатып алырга туры килә. Ә менә киләсе елдан печәнне үз көчләре белән әзерләргә планлаштыралар.