Подъездларны күргәч, йорт хакында беренче фикерләр туа. Әлеге кичерешләрнең уңай яки тискәре булуы еш кына шушы торакта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. Барлык мамадышлылар да подъездларының чисталыгын кайгыртмый, күрәсең. Подъездларны чиста тоту, даими рәвештә җыештыру Мамадышыбызның барлык йортларына да хас түгел ахры. Бу көннәрдә нәкъ менә шундый күпкатлы торакларның берсендә булдык. Төзүчеләр урамы, 1нче санлы йортта капиталь ремонт та узган. Әмма подъездга керүгә, тузан, пычрак һәм тәмәке төпчекләре каршы ала. “Дежур” фатир дигән язмаларны да сирәк очратасың. Хәер, алар булса да, максатчан кулланылмый биредә. Бу хакта шушы йортта яшәүчедән дә сорадык. Аның әйтүенчә, подъездларны чистарту атна саен башкарыла. Дөрестән дә, идән юа торган чүпрәкләр якында гына. Әмма бу гына уңай күренеш өчен аз шул.
Ә менә күрше подъездда хәлләр яхшырак.
Давыдов урамындагы 157нче йортта җыештыруны 10 көнгә бер тапкыр үткәрәләр. Безне озатып йөргән идарәче компания белгече Галина Панфилова бу мәсьәлә буенча шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Шәһәрдәге кайбер йортларда подъездларны шунда яшәүчеләр үзләре җыештыра, икенчеләрендә моның өчен махсус хезмәткәр яллыйлар. Бу мәсьәләдә идарәче компания ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Күпкатлы торакта гомер итүчеләрнең барысы да ризалык биргәндә, кандидатураны мәшгульлек үзәге аша табачаклар.