Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины исеменә тагын 14 мамадышлы ия булды. Бу атнада никахларны рәсмиләштерү сараенда яшь райондашларыбызга паспортлар тапшырдылар. Тантаналы чарадан– безнең репортаж. Илебездә паспорт төшенчәсе беренче тапкыр 14–17нче гасырларда, Людовик хакимлек иткән чорда кулланыла башлый. Дөрес, ул чагында рәсми документ хәзергесенә охшамаган була. Петр 1нче идарә иткән елларда паспорт шактый үзгәрешләр кичергән. Ә хәзерге паспорт системасы Советлар Союзында 1932нче ел азагында кертелә.
Бу атнада районның никахлашу сараенда 14 яшьләре тулган райондашларыбызга әлеге документларны тапшыру тантанасы үтте.
Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины исеменә 14 мамадышлы ия булды. Үсмерләрне паспортка ия булулары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, хезмәт ветераннары Фәүзия Хәсәнова белән Рәкыйп Мерзин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тәбрикләделәр.
«Бүген сезнең өчен аеруча тантаналы көн. Сез хәзер илебезнең тулы хокукка ия гражданины. Бу исемгә тап төшермәгез! Ә аның өчен тырышып укырга, тәртипле булырга, өлкәннәрне тыңларга һәм хөрмәт итәргә кирәк»,– диде Алена Смирнова.
Хезмәт ветераны Фәүзия Хәсәнова әйтүенчә, элекке елларда паспортлы булу бәхете һәркемгә дә тәтемәгән.
«Без авыл балалары. Мәктәпне тәмамлагач, мин Казанга укырга кердем. Гаилә коргач, шәһәргә күченергә теләдек. Минем ул вакытта паспортым бар иде инде, ә менә иптәшемә күмәк хуҗалык рәисе 1 ел буе белешмә бирмичә йөрде»,– ди Фәүзия Хәсәнова.
Паспорт алырга килүчеләр бүген үзләренең бик нык дулкынлануларын яшерми.
«Бүген безнең өчен бик тә җаваплы көн. Паспорт алуны зур вакыйгага тиңләр идем. Әлеге документ безгә шәхесебезне расларга, яшебез тулгач, никахны рәсмиләштерергә, һ.б. өчен кирәк»,– диде Регина Нуриева.
Тантанада хәбәр итүләренчә, 2015нче елның 1нче гыйнварыннан илдә яңа төр– электрон паспортлар кертеләчәк. Ә хәзергеләре 2030нчы елга кадәр гамәлдә була.