“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 23нче конференциясе узды.

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең 23нче конференциясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советына узган сайлау йомгаклары тикшерелде һәм җирле бүлекчә Сәяси советы составына үзгәрешләр кертелде. Болар хакында тулырак итеп, алдагы язмада. Партиянең район сайлау штабы җитәкчесе, шәһәрдәге башлангыч оешма секретаре Салават Гыймранов сайлауларга әзерлек барышында шәһәрдә һәм авылларда халык белән очрашулар үткәрелүен, аларның барлык үтенечләре дә исәпкә алынуын, сайлауларның районыбызда оешкан төстә үтүен, зур күпчелекнең тавыш бирүе нәтиҗәсендә “Бердәм Россия” партиясенең һәм кандидат Тәлгать Абдуллинның җиңеп чыгуын билгеләп үтте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков искәртүенчә, халык белән элемтә киләчәктә дә өзелмәскә тиеш.

«Киләсе елда узачак җирле Советларга сайлаулар алдынннан да партия үз кандидатлары арасында праймерез үткәрәчәк. Халык алдындагы абруйны югалтмаска кирәк»,– диде Геннадий Глушков.

Шушы ук теманы район башлыгы Анатолий Иванов та күтәрде.

«Авыл җирлекләре башлыкларының рейтингын үзебез дә күп кенә күрсәткечләр белән бәялибез. Халык арасында Түбән Сон, Сон, Красная Горка, Усали, Көек Ерыкса, Түбән Яке авыл җирлекләре башлыкларының дәрәҗәле бик югары. Башкаларга да алар дәрәҗәсенә җитәргә тырышырга кирәк»,– диде район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Анатолий Иванов.

Конференция эшендә катнашкан партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасы, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында партиядәшләренә уңышлар теләде.

Алга таба яшерен тавыш бирү юлы белән, җирле бүлекчә Сәяси советы составына район башлыгы урынбасары, партиянең шәһәрдәге башлангыч оешмасы секретаре Салават Гыймранов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Гөлнур Хурамшина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов кертелделәр.

Соңыннан “Б.Р.” партиясенең яңа әгъзаларына билетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International