Референдум әһәмияте хакында радиоэфирда сөйләшәчәкләр

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле райондашлар! Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 7 декабрендә үзара салым кертү буенча референдум көтелә. Референдум уздыруның максаты нидә? Бу сорауга 2 нче декабрь көнне, 16.15 сәгатьтә,103.9 FM ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары-Вятские Волны" радиоканалының "Төбәк сулышы" тапшыруында ачыклык кертербез. Студия кунаклары Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Салават Гыймранов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Референдумга бәйле сорауларны 3-17-65 телефон номеры буенча җиткерү мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International