1 декабрь- СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты – вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ – 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан – 87 нче, Кытай – 115 нче, Казахстан – 119 нчы урында.

Ә безнең районда вәзгыять нинди? “Нократ дулкыннары” радиосының туры эфирында бу хакта район үзәк хастаханәсенең табиб - эпидемиолыгы Айрат Галеев белән сөйләшербез. Бүген, 16.20 сәгатьтә, “ Сәламәтлек калейдоскопы” тапшыруын тыңларга онытмагыз! Тапшыру барышында туры элемтә өчен телефон: 3-17-65.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International