Халык натураль сөткә сусаган.

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Сихәтле үлән чәе белән сыйландык, майда гөбердәп пешкән коймаклар, кайнар ботка белән тукландык. Соңгысы исә, иртән узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Югары Ушма авыл җирлеге тарафыннан тәкъдим ителде. Кирмән икътисади зонасына кергән авыл җирлекләре райондашлар хөкеменә продукцияне мулдан житкерде. Ит, сөт, май,киптерелгән җиләк-җимеш,затлы кул эшләнмәләре,бар да бар иде биредә. 

Шәһәр үзәгендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсен район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов җитәкчелегендәге делегация бәяләде. Алар сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләргә тукталды. “Бәяләр чагыштырмача кыйммәт түгел. Ассортимент мул. Сүз дә юк, хәзер бөтен нәрсә кибетләрдә дә бар. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруның максаты да натураль продуктларны арзанрак бәядән сату бит", - диде Салават Гыймранов. Сәүдә рәтләрендә сату иртәдән үк яхшы башланды Шәһәрлеләр аеруча ит-сөт продуктларына өстенлек бирде. Иткә куелган уртача бәя 230-240 сум булса, сөтнең бер литры 35 сумнан озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International