Районның үзәк почта элемтәсе урнашкан бинада Әбүнәче көне узды. Аның кысаларында шәһәрдәшләребез “Нократ”–“Вятка” газеталарына киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен язылып, истәлек бүләкләре алдылар. Мондый чара традиция буенча һәр язылу кампаниясе чорында оештырыла.
Районның “Нократ”, “Вятка” газеталарына 2015 елның 1нче яртыеллыгына язылырга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Мамадышның төп хәбәр чыганагы киләчәктә дә өегезгә килеп торсын дисәгез, озакка сузмыйча почта бүлекләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Газетага язылуны шулай ук Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6 йорты адресы буенча урнашкан редакция бинасына килеп тә башкарырга була.
Ә әбүнәче көнендә язылучылар яхшы гәҗитле генә түгел, бүләкле дә булды. Мондый мөмкинлекнең чираттагысы бу дүшәмбедә туган иде. Үзәк почта бинасында төшкә кадәр 30 якын кеше район газетасына язылды. Аларга редакция коллективы әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Шушында ук республика матбугатына да язылу оештырылды.
“Нократ” “Вятка” газетасы халыкны соңгы яңалыклар белән таныштыру, актуаль темаларны, кешеләрне борчыган проблемаларны күтәрүдән тыш, укучылары арасында төрледән–төрле бәйгеләр дә үткәрә. Подписка чорында хат ташучылар арасында да ярыш бара.
Язылу бәяләренә килгәндә, “Нократ” яки “Вятка” газеталары физик затлар өчен ярты елга нибары 468 сумга төшә. Бәянең ярты елга икәнен уйлап карасаң, бер дә көч җитмәслек саннар түгел. Аның каравы 6 ай дәвамында гәҗит атнага 2 мәртәбә сезнең өегезгә килеп, ил–көн яңалыклары белән таныштырачак, борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Бу атна башына район газеталарына 3580 кеше язылырга өлгергән иде. Киләсе яртыеллыкта да Нократтан аерылмагыз!