Шәһәребездә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башланды.

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Шәһәребездә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башланды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үзенең зурлыгы ягыннан районда бердәнбер булачак. Моңа кадәр сафка баскан объектлар 140 сабыйны сыйдырышлы иде.

 

Бер ай элек “Мамадыш совхозы” бистәсендә зур төзелешкә старт бирелде. Әлеге урында ТР Президенты программасы буенча балалар бакчасы бинасы торгызылачак. Объектның генераль подрядчысы “Төзүсервис” ЯАҖ. Оешмадан хәбәр итүләренчә, төзелешнең бәясе 100 млн. сумнан артып китә. Хәзерге көндә биредә субподрядчы оешма– “Фундаментстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре дә эшли. Яр Чаллы шәһәреннән килгән бригада бина булачак урынга тимер–бетон казыклар кагу белән мәшгуль. 12 метр озынлыгындагы мондый свайлар барлыгы 400 данәдә таләп ителә. Бүгенгә аларның 250 артыгы кагылган. “Бу эшләр төгәлләнүгә, плитәләр түшәү һәм стена өю башланачак. Төзелеш кыш айларында да дәвам итә”,– дип хәбәр иттеләр генераль подрядчы булган оешмадан.

Балалар бакчасы ике катлы булачак. Ул ун төркемгә исәпләнелә. Төзелештә кулланылачак материалларның күпчелеге Мамадышта җитештерелгән. Стена тышкы яктан “Макерам” заводы кирпиче белән өеләчәк. Бинаны 2015нче елның август аенда кулланылышка тапшырырга планлаштыралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International