Заманча автомобиль куркынычсыз булырга тиеш. Бу машина маркасына яки аның өчен тотылган акчага бәйле түгел

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Заманча автомобиль куркынычсыз булырга тиеш. Бу машина маркасына яки аның өчен тотылган акчага бәйле түгел. Барысы да руль артындагыларның үзләреннән тора. Аны тәэмин итү өчен иң беренче шарт– куркынычсызлык каешын эләктерү. Безнең белән бергә район юлларында яшь журналистлар да эшли. Мәктәп укучылары алдында машина йөртүчеләрнең күзләренә карау гына түгел, ә салонын тикшерү бурычы да тора. Аларны кечкенә пассажирлары булган транспорт чаралары кызыксындыра.

Сабыйлар өчен махсус утыргычлары булмаган автомобильчеләр тәнкыйть утына эләкте. Даими искәртеп торулар, юл–транспорт һәлакәтләренең ачы мисаллары булып торса да, күп кенә әти–әниләр хаман да битараф кала. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, кагыйдә бозучылар арасында хокук саклаучылар кармагына берничә тапкыр эләгүчеләр бар икән. Штраф түләгән акчага балалар өчен утыргыч кына түгел, ә тәхет сатып алырлык.

Ә кайбер әти–әниләр формадагы кешеләр белән түгел, киресенчә, сабыйлары белән конфликтта икән. Махсус утыргыч бар, ә баланың аңарда утырасы килми. Бәлки бу юнәлештә аларга әти–әниләр үзләре куркынычсызлык каешын эләктермичә, уңай булмаган үрнәк күрсәтәдер? Нәрсә генә дисәң дә, автомобиль салонындагы тәртип турыдан–туры аның хуҗасына бәйле. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International