М–7 федераль трассасының Мамадыш тукталышы янәшәсендәге җәяүле күпере кайчан төзеләчәге төгәл генә билгеле түгел.

2014 елның 29 ноябре, шимбә

М–7 федераль трассасының Мамадыш тукталышы янәшәсендәге җәяүле күпере кайчан төзеләчәге төгәл генә билгеле түгел. Бу хакта “Татавтодор” оешмасы филиалында белдерделәр. Мәгълүм булганча, агымдагы елның сентябрендә Мамадыш тукталышы турында федераль трасса өстеннән чыга торган җәяүлеләр күпере ишелеп төшкән иде. Бу күңелсез хәлгә йөк машинасы сәбәпче булды. Рәсми мәгълүматлар буенча, тимер басмага транспорт чарасының ни сәбәпледер күтәрелеп киткән кузовы бәрелгән. Шул көннән башлап, юл аша чыгу җәяүлеләр өчен кабаттан куркынычка әйләнде.

«Бу бит федераль трасса. Күреп торасыз, хәрәкәт никадәр көчле. Иң элек юлның бер ягын йөгереп чыгарга кирәк. Аннан кабат көтеп торасың. Магистральдә берәү дә җәяүлене үткәрәм дип тормый»,– диде үзен Александр дип таныштырган ир–ат.

«Җәяүле күпере бер яктан караганда бик кирәк. Ул куркынычсызлык чарасы булып тора. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар бит, сукмактан гына чыкканда юл кыскарак»,– диде Юрий исемле ир.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен безнең редакция “Татавтодар”ның Мамадыш филиалы директоры урынбасары Павел Егоров белән элемтәгә керде. “Бу мәсьәлә белән “Волгавяткауправтодор” оешмасы шөгылльләнә. Күперчек алар балансында иде. Аны яңадан ясап кую өчен финанслау чыганагы да кирәк. Белүемчә, сметасы да юк әле. Кайчан ясап куячакларын хәзергә төгәл генә әйтә алмыйм”,–дип җавап Павел Егоров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International