“Мамадыш рублевкасы”нда яңа йорт ачылды. Күпфатирлы бинада “Социаль ипотека” һәм “Авария хәлендәге торак” программасында катнашучылар яшәячәк. Гаиләләрнең сөенечен безнең иҗат төркеме дә уртаклашты.
Шәһәребезнең 3 дистәгә якын гаиләсе бу атнада өй туйларын бәйрәм итте. Тантаналы шартларда Домолазов урамы, 8нче санлы күпфатирлы торакның ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар. Әле берничә ел элек кенә бу урында авария хәлендәге бараклар тора иде. Аларны биш катлы, барлык уңайлыклары да булган яңа йорт алмаштырды. “Төзүсервис” җәмгыяте сафка бастырган йортта 30 гаилә гомер кичерәчәк. Аларны өй туйлары белән тәбрикләп, район башлыгы фатир ачкычларын тапшырды. Анатолий Иванов белдергәнчә, әлеге бина торгызылган урынны “Мамадыш рублевкасы” дип тә атарга мөмкин. Нократ елгасы һәм Яр буе ял комплексы, социаль учрежденияләр янәшәдә генә.
Анатолий Иванов “Төзүсервис” ябык акционерлык җәмгыятенең төзелештә актив катнашкан берничә төзүчесенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның тәбрикләүләренә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәләхов та кушыла.
«Агымдагы елда ДТФ тарафыннан төзелгән йортларда 7000нән артык гаилә фатирлы булды. Төрле социаль программалар буенча торак төзүдә без Россиядә әйдәүче позициядә торабыз. Татарстанда исә, Мамадыш районы башкаларга үрнәк булып тора», – диде Җәүдәт Сәләхов.
Ачылыш тантанасында йорт өчен җаваплы кешене дә билгеләделәр. Бу вазыйфаны Олег Донсков башкарачак.
Бүген бәхетле мизгелләр кичерүче гаиләләрнең берсе Шәйхетдиновлар. Гаилә башлыгы Фаил безнең коллективта видеооператор булып эшли, иптәше Руфия шәһәрдәге икенче санлы лицейда мөгаллим. Торак бәясенең 10 %ын, ягъни беренчел кертемне, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы күтәргән.