Аның һәр иртәсе хуҗасыз песиләрне ашатудан башлана. Тыл ветераны Анна Баженова әйтүенчә, әлеге җан ияләре аның өчен дус та, сердәшче дә. 3–4 кенә хуҗалыгы булган Беляев Починогы авылында кайчагында сөйләшеп утырырга кеше дә табып булмый, ди ул.
Тормыш аны күп әйберләргә өйрәтсә дә, кәрәзле телефон белән эш итү серләренә Анна Баженова төшенә алмаган. Шуңа да, иң җайлы юлны сайлый ул. “1”ле саны язылган кнопкага басса, улының телефон номеры җыела, “2”ле саны астында килене... һәм шул рәвешле алга таба дәвам итә.
Ә хәзер героебыз хакында тулырак мәгълүмат. Ул 1930нчы елны Красная Горка авылында дөньяга килә. Бала чагы сугыш еллары белән бәйле. Фашист илбасарлары илебез чиген бәреп кергән хәбәрне бүгенгедәй хәтерли.
«Ул елларда спиртзаводы көндезге ике тулгач һәм өченче яртыда тавыш сигналы биреп куя иде. Сугыш башланган көнне бер кычкырта башлады да, туктамый да, туктамый. Аннан хәбәре дә килде. Бик авыр вакытлар иде ул»,– ди Анна Баженова.
Башкалар кебек Анна Баженова да җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Яшьләре кечкенә дип тормыйлар, аларны да күмәк хуҗалык эшләренә җәлеп итәләр.
«Ул вакытта ашарына да юньле–рәтле әйбер юк бит. Яз көннәрендә ачка үлмәс өчен кычыткан, кузгалаклар ашый идек. Хәзер искә алып утырганда гына рәхәт»,– ди Анна Баженова.
1954нче елны Беляев Починогы авылына, Николай Баженов исемле егеткә кияүгә чыга. Гомер буе фермада терлекче булып эшләгән. Иптәше белән 5 бала үстергәннәр. Ике ул һәм биш кыз. Бер малайлары бүген якты дөньяда юк инде. Ә Николай абыйның вафатына 35 ел тулган.
Әлеге йортны узган гасырның 60нчы еллары башында салып чыгалар. Бүгенге көндә героебыз анда ялгызы гына гомер кичерә. 2 баласы Яр Чаллы шәһәрендә, берсе Мамадыш, тагын берсе Саратов якларында. 9 онык һәм 11 оныкчыгы бар ветеранның. Шәһәргә үзләре янына күпме генә чакырсалар да, барасы килми, ди ул. “Вакытлары булганда, кайтып хәл белеп, булышып китсәләр, минем өчен иң зур бәхет шул инде”,– ди Анна Баженова.