Шәһәребездә озакламый тагын бер спорт мәйданчыгы кулланылышка тапшырылачак.

2014 елның 29 ноябре, шимбә

Шәһәребездә озакламый тагын бер спорт мәйданчыгы кулланылышка тапшырылачак. Ачык һавадагы шугалакта туплы һәм алкалы хоккей, фигуралы шуу төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла. Яңа боз мәйданчыгы стадион–ипподром территориясендәге наратлык эчендә булдырыла. Якынча 200 квадрат метр зурлыгындагы шугалакта теләгән һәркем шөгыльләнә алачак. Аны агачлар арасына “яшереп” кую бураннардан саклау өчен эшләнелә. Учреждение хезмәткәре Иван Кузнецов әйтүенчә, биредә туплы һәм алкалы хоккей уйнарга, фигуралы яки ирекле шуарга мөмкин булачак.

«Шугалак әзерләү яз айларында ук башланды. Иң элек бу территорияне агачлардан, куаклардан чистарттык. Алга таба җир эшләре башкарылды. Мәйданны тигезләдек, ком тараттык»,– диде Иван Кузнецов.

40 ка 50 метр зурлыгындагы шугалак иртәнге 9дан 21 сәгатькә кадәр эшләр дип көтелә. Ул яктыртылачак. Моның өчен электр линиясе сузылган инде. Шушы көннәрдә фонарьларны да урнаштырачакбыз, ди хезмәткәрләр. Спорт мәйданчыгы территориясенә җылытылган вагон да куячаклар. Анда киемнәрне алыштырырга, кайнар чәй эчәргә мөмкин булыр, дип планлаштырыла.

«Шугалакның эш режимы нәкъ чаңгы трассасыныкы кебек үк була. Тимераякларны түбән бәягә прокатка бирәчәкбез. Үз инвентарьлары белән килүчеләргә керү бушлай булачак»,– ди Иван Кузнецов.

Мәйданчыкның әзерлеге һава шартларына бәйле. Кар булмагач, бозны үстереп булмый, ди ипподром эшчеләре. Ә ул кимендә 10 сантиметр калынлыкта булырга тиеш. Иван Кузнецов әйтүенчә, шугалак территориясенә юл даими чистартылып торачак. Әлеге спорт мәйданы әзер булганнан соң, ул күп кенә мамадышлыларның яраткан урынына әверелер дип өметләнәләр.

�а, o� ��  0  �аженов исемле егеткә кияүгә чыга. Гомер буе фермада терлекче булып эшләгән. Иптәше белән 5 бала үстергәннәр. Ике ул һәм биш кыз. Бер малайлары бүген якты дөньяда юк инде. Ә Николай абыйның вафатына 35 ел тулган.

 

Әлеге йортны узган гасырның 60нчы еллары башында салып чыгалар. Бүгенге көндә героебыз анда ялгызы гына гомер кичерә. 2 баласы Яр Чаллы шәһәрендә, берсе Мамадыш, тагын берсе Саратов якларында. 9 онык һәм 11 оныкчыгы бар ветеранның. Шәһәргә үзләре янына күпме генә чакырсалар да, барасы килми, ди ул. “Вакытлары булганда, кайтып хәл белеп, булышып китсәләр, минем өчен иң зур бәхет шул инде”,– ди Анна Баженова.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International