Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 нче елның 27 нче нояберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Чарадагы барлык әйтелгән матур сүзләр, теләкләр, шигырьләр, җырлар Аналарга багышланган иде.

Бәйрәм Мамадыш шәһәрендә гомер итүче бриллиант туйларын каршы алучы Хәсәншиннар гаиләсен тәбрикләүдән башланып китте. Әйтергә кирәк, юбилярлар өчен тантаналы төстә янә язылышу зур яңалык булды. Чөнки яшь чакларында алар авыл советында тиз генә кереп документ кына алып чыккан булганнар.  Бүлек җитәкчесе кәләш белән кияүдән ризалык алгач, юбилярларның мактаулы китабы актына кул куйдыртты, балдаклар алмашуларын сорады. Камил ага белән Диләрә апа яшь парлардан кимрәк дулкынланмаганнардыр, мөгаен.  Юбилярларны котларга зур кунаклар район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, башкарма комитет җитәкчече урынбасары Алена Смирнова килгән иде. Алар район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырдылар.

Әти-әниләрен котлап балалары, оныклары да җылы матур теләкләр әзерләгән иде. Аларның котлауларыннан соң бәйрәмнең икенче өлеше: ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов һәм җирле пенсия идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле 16 анага сертификат һәм бүләкләр тапшырдылар.

Әйтергә кирәк, гаилә һәм ана ролен күтәрү уңаеннан бәйрәмгә шулай ук шәһәрдәге политехник лицей һәм коррекцион мәктәп укучылары да чакырылган иде. Бәйрәм ахырында Фәния Әхмәтшина килгән кунакларга рхмәт әйтеп истәлекле фотога чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International