24 нче ноябрь көнне Түбән Тәкәнеш балалар бакчасы катнаш – төркем балаларга экскурсия булып узды.

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
24 нче ноябрь көнне Түбән Тәкәнеш балалар бакчасы катнаш – төркем балаларга экскурсия булып узды.Бөек Җиңүнең 70 елы җитүенә бик аз вакыт калып килә, шуңа күрә балаларга Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләүдә әңгәмә үткәрелде . Бөек Ватан сугышында катнашкан бабай-абыйларыбызга багышланган стенд янында фикерләр алышынды.”Хәтер китабы”, сугышка багышланган экспонатлар һәм ул елларда булган яшәү рәвеше белән таныштылар.Музейда алынган хис-төйгыларны 4-5 минутлык “ Кем җитез” дигән ( уенчык гранатаны, мылтыктан ату һәм яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтү) уеннары аша ныгытылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International