Әниләр көне хөрмәтенә, Тәкәнеш музей-китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре арасында «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» исеме астында ярыш –кичә уздырылды.

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Әниләр көне хөрмәтенә, Тәкәнеш музей-китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре арасында «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» исеме астында ярыш –кичә уздырылды. Җыр-моңга бай, үзенчәлекле, конкурс рәвешендә сценарий төзелде. Бәйрәмгә авылыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы асыл затларыбыз–аналар, Тәкәнеш төбәгендә мәдәният учагында хезмәт куючы ханымнар чакырылды. 2014 ел- Мәдәният елы тәмамлана. Әлеге ханымнар, халыкка хезмәт итеп кенә калмыйлар, халыкка матурлык, төгәллек, тәртип, культура дигән төшенчелекләрне өләшәләр. Узләренең булган талантларын курсәтеп һәм яшьләрдә, өлкәннәрдә ул талантларны ачалар. Шул ук вакытта алар тугры, хөрмәтле хатын, яраткан Әни дә. Оста куллы, тәмле ашлар пешереп, йортларында учак саклаучы Ана да. Шул учак янында узе бер зур гаилә. Шушы бәйрәм кичәсендә үз ара төрле уеннар үткәрелде, конкурс-викторинадагы сорауларга барлык аналар да теләп җавап бирделәр.”Иң уңган, җитез, оста, зирәк, сөйкемле, күңелле, музыкаль Әни”дигән махсус медальләр тапшырылды.Ә инде чәй табын артында бу бәйрәмгә килгән кунаклар, ханымнар хәтер-хатирәләрендәге якты мизгелләрне кабат яңарттылар, балалары үскәндәге кызык вакыйгаларны искә төшерделәр, үткән белән хәзерге заманны чагыштырды алар. Кичә әнә шундый матурлыкта тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International