Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Себереп алганнар
2014 елның 22 ноябре, шимбә
Үзгәреш җилләре Мамадышыбызга да бик тиз килеп җитә. Әллә нефтьнең арзанлануы, әллә валюта бәяләренең үсүе, әллә шайтан вәсвасәсе, кибетләребездә дә бәяләр уйный башлады.
Карабодай ярмасына бәянең чүпрәдәй күперә башлавы турында Казан матбугатының шауларга керешүенә атнадан артык инде. Хәзер бит мәгълүмат көне-сәгате белән бөтен дөньясына тарала. Узган атна ахырында кибетләребезнең байтагын әйләнеп чыккан идем, дөрестән дә “тамаша“ аларда. Беришләрендә карабодай ярмасы бөтенләй беткән. Берсенең киштәсендә “Карабодай ярмасы. Экстра“ дигән сорты берничә пачка тезелеп тора иде әле. Бәясе – 68 сум 50 тиен! Бер рәттән халык киң куллана торган ярмалардан дөгенең бәяләре белән дә кызыксындым. Сортларына карап – 35, 42, 45, 53, 58, 68, хәтта 114 сум 90 тиенлеләре дә бар. Пакетлары – кайсы 900 граммлы, кайсы 1 килограммлы. Казан ашханәләренә керсәк, тамагың туйганчы ашау өчен кимендә 500 сумны калдырып чыга идек. Хәзер өйдә дә әбәт шул бәягә төшмәгәе икән әле. Бары шәһәребездәге совет заманнарыннан ук үзәк кибет булып исәпләнгән сәүдә ноктасы гына күңелне бераз тынычландырды. Карабодайны элекке бәясеннән – 30 сумнан саталар иде анда.
–Кеше бик күп ала. Диабет авырулылар унбишәр кило алып китәләр. Хәзергә запасларыбыз бар әле, – диделәр анда. Иске запас беткәч, яңа партияләр яңа бәяләрдән килә шул. Аларда да якшәмбегә карабодай ярмасының бәясе 5 сумга күтәрелгән иде. Моны гына бәя арту дип әйтергә тел әйләнми. Әле карабодай ярмасы калган башка кибетләрдә аның 900 граммлы пакетының иң арзан бәясе 49 сум 90 тиен иде. Сатучылар яңа партияләрнең бәяләре артып кайтуын әйттеләр. Базардагы кайбер сәүдә нокталарында ул бөтенләй калмаган.
–Чаллыдагы базада да юк иде. Бик кирәк булса, шәһәрнең кайбер кибетләрендә бар бугай, шуннан барып алыгыз, дип көлделәр бездән,
– диделәр сатучылар.
Бер танышыбыз элек 35 сум торган “Мистраль. Ядрица“ сортының пакетын 62 сумнан алып кайткан. Ул Мәскәүдән Шри Ланка чәйләренең артып кайта башлавын әйтте. Монысы инде, сүзсез, доллар бәясене күтәрелүе белән бәйле. Дөге белән карабодайдан башка ярмаларның бәяләрендә үзгәрешләр юк иде әле хәзергә. Бер кибеттә шулай да халыкның күпләп тоз ала башлавын җиткерделәр...
Карабодай бәяләре Россиядә 2010нчы елда бер кисәк күтәрелгән иде инде. Кабат ул ике ел дәвамында акрынлап кире төште. Быелгы бәяләр белән ничек булып бетәсен хәзергә фаразлап булмый әле. Бәяләр бик тиз күтәрелсә дә, ансат кына кире төшәргә теләмиләр шул. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, Татарстанда бер кешенең карабодайны еллык куллану нормасы 3,5 килограмм икән. Ул быел республикада 17 мең тонна хәзерләнгән. Бу – нормадагыдан 4 тоннага артыграк та әле. Диетик ризык булып исәпләнгәч, аны күбрәк диабет авырулы кешеләр куллана. Монополиягә каршы федераль хезмәт тикшерүләрен үткәреп үз сүзен әйтми калмастыр. Безгә барыбер сабыр итәргә кирәк.
P.S. Ә район газетабызга язылу бәясе нефтькә дә, доллар һәм еврога да карамый, үзгәрешсез кала. Без – районыбыз халкы мәнфәгатьләренә һәрвакыт тугрылыклы. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк, дуслар! Газетабызга ярты елга язылу бәясе – 468 сум гына. одписка компаниясе төгәлләнергә ай ярымнан азрак вакыт кына калды.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз