Итне чират торып алалар, яшелчә һәм сөт ризыкларына да сорау зур. Шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы әлеге чараны Шәдче икътисадый зонасы хезмәтчәннәре оештыра.
Шимбә көнне Мамадышта авыл хуҗалыгы продукциясе – ит, кош-корт, сөт ризыклары, яшелчә, бәрәңге һ.б. сату буенча чираттагы ярминкә узды. Үзәк мәйданда халыкка Шәдче икътисадый зонасына кергән шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, шулай ук күп кенә башка оешмалар, фермерлар җитештергән продукция тәкъдим ителә. Аларны сату иртәнге 7ләрдә үк башланды.
Бу көнне дә мамадышлылар арасында иткә сорау зур булды. Шулай ук яшелчәләр, сөт ризыклары, төрле кайнатмалар, тозланмалар һәм башка товарларының күп өлеше сатып алучыларны тапты. Итне ярминкәдә нинди малныкына булуына карап, бер килограммын 220-240 сумнан саттылар.
Шәһәр халкына һәм кунакларга ярминкәдә сайлап алу мөмкинлеге зур булды. Авыл хуҗалыгы товарларыннан тыш, кайнар коймак, шашлык, пешкән тәм-томнар, кайнар чәйдән дә авыз итәргә мөмкин иде.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ярминкә уңаеннан концерт программасы әзерләгән иде. Алар ике сәгать дәвамында шәһәрдәшләребезне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.