Нократ яр буенда коттедж бистәсе барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән идек инде.

2014 елның 21 ноябре, җомга

Нократ яр буенда коттедж бистәсе барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән идек инде. Төзелешләр яр буен ныгыту эшләре төгәлләнгәч башланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта яр буена тимер шпунтлар кагалар. 

 

Октябрь ае азагында  Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту башланды. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу эшләр Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка таба 1 километр тирәсе дәвам итәчәк. Объектның заказчысы булып “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениясе тора.

Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту 250 млн. сумга төшәчәк. Эшләрнең генераль подрядчысы “Камгэсэнергострой” җәмгыяте.

Бүгенге көндә биредә субподрядчы оешма “Гидроспецстрой” хезмәткәрләре тир түгә. Казаннан килгән 7 кешелек бригада яр буена тимер шпунтлар кагу белән мәшгуль. Казыкларның һәркайсы 8 метр озынлыкта. Кичәге көнгә барлыгы 150 шпунт кагылган иде.

Иң элек бу участоклар агачлардан чистартылды. Билгеле булганча, киләчәктә әлеге территорияләрдә шәхси йортлар төзеләчәк. Ә спиртзаводы турысыннан түбәнгә таба мәйданда ял паркы булыр дип көтелә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International