Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә хезмәт куючылар физик әзерлекләрен сынады. Коллективның 45 кешесе ГТО нормативларын тапшырдылар.
Спорт чарасы кыска һәм ерак араларга йөгерү белән башланып китте. Ир–егетләр 3 километр, ә хатын–кызлар 2 километрлы дистанцияне үттеләр. Аларның әлеге күрсәткечләре ГТО нормативларына кабул ителәчәк. Билгеле булганча, Татарстан республикасы хезмәт һәм оборонага әзерлекне сынаучы 11 регион рәтенә керде. ГТО беренче тапкыр советлар союзында кулланыла башлый. Ул 1931нче елда кабул ителгән. Аның асылы– спортның күп кенә төрләреннән нормативлар тапшырудан гыйбарәт була. Исемлеккә ул чагында кыска һәм ерак араларга йөгерү, граната ыргыту, ераклыкка сикерү, чаңгыда йөгерү, йөзү, турникта тартылу, мылтыктан ату һәм туристик сәяхәтләр кергән була.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук әлеге тармакка караучы башка учреждение хезмәткәрләре бу көнне йөгерүдән тыш, турникта тартылу, гәүдә белән идәннән этелү кебек төрләрдән дә нормативлар тапшырдылар.