Мамадыш шәһәренең 30 гаиләсе өй туйларын бәйрәм итте.

2014 елның 21 ноябре, җомга

Мамадыш шәһәренең 30 гаиләсе өй туйларын бәйрәм итте. Тантаналы шартларда күпфатирлы торакның ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар.

Кызыл тасма киселәчәк объект Мамадыш шәһәрендәге Домолазов урамында урнашкан. Әле берничә ел элек кенә бу урында авария хәлендәге бараклар тора иде. Аларны биш катлы, барлык уңайлыклары да булган яңа йорт алмаштырды. “Төзүсервис” җәмгыяте сафка бастырган йортта 30 гаилә гомер кичерәчәк. Аларны өй туйлары белән тәбрикләп, район башлыгы Анатолий Иванов фатир ачкычларын тапшырды. Район башлыгы белдергәнчә, әлеге бина торгызылган урынны “Мамадыш рублевкасы” дип тә атарга мөмкин. Нократ елгасы һәм Яр буе ял комплексы, социаль учрежденияләр янәшәдә генә. 

Анатолий Иванов “Төзүсервис” ябык акционерлык җәмгыятенең төзелештә актив катнашкан берничә төзүчесенә Рәхмәт хатлары тапшырды.  Аның тәбрикләүләренә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары

«Агымдагы елда ДТФ тарафыннан төзелгән йортларда 7000нән артык гаилә фатирлы булды. Төрле социаль программалар буенча торак төзүдә без Россиядә әйдәүче позициядә торабыз. Татарстанда исә, Мамадыш районы башкаларга үрнәк булып тора», – диде ул.

Әлеге торак бина  – районда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт  торак фонды тарафыннан төзелгән 43нче торак йорт. Чираттагысы да фатирларының яхшы планировкага ия булулары белән аерылып тора. Аларда энергия саклаучы технологияләр кулланылган, шәхси җылыту системасы эшли, санират–техник таләпләр дә төгәл үтәлгән.

Ачылыш тантанасында йорт өчен җаваплы кешене дә билгеләделәр. Ул – Олег Донсков.

«Социаль ипотекадан куркучыларны аңламыйм мин. Фатирлы булу өчен тагын нинди мөмкинлек бар? Район җитәкчелеге тырышлыгы белән бүген Мамадышта тузган торакта яшәүчеләр күп калмагандыр инде. Без гаиләбез белән әлеге программада бик теләп катнаштык. Йортта яшәүчеләр аны тәртиптә тотуда читтә калмаслар дип уйлыйм»,  – диде Олег Донсков.

Фатир ачкычларына “Социаль ипотека” һәм “Авария хәлендәге торак” программасында катнашучы мамадышлылар ия булды. Бүген бәхетле мизгелләр кичерүче гаиләләрнең берсе Шәйхетдиновлар. Руфия шәһәрдәге икенче санлы лицейда мөгаллим булып эшли. Торак бәясенең 10 %ын, ягъни беренчел кертемне, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы күтәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International