Вафат булучыларның гомуми статистикасында юл-транспорт фаҗигасе өченче урынны били, дип исәпләнә.

2014 елның 21 ноябре, җомга

Вафат булучыларның гомуми статистикасында юл-транспорт фаҗигасе өченче урынны били, дип исәпләнә. Россия юлларындагы һәлакәтләр саны чыннан да тетрәндергеч: агымдагы елның 10 аенда 150 мең тирәсе юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шуларда һәлак булучы кешеләр саны 20 меңгә җитә. Татарстан юлларында ун ай эчендә 500 якын кеше корбан булган.

2005 елдан бирле БМО карары буенча ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәгебездә быелның 10 аенда 65 авария булып, анда 10 кеше үлгән, 100 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашындагы һәлакәтләр саны 12 гә тигез. Аларда 13 сабый җәрәхәтләнә, берсе һәлак була. Чагыштыру өчен, 2013нче елның 10 аенда 76 юл–транспорт һәлакәте теркәлеп, 16 кеше һәлак була, 119 ы төрле тән җәрәхәтләре ала.

Ноябрьнең өченче якшәмбесе хәтер көне генә түгел, ә безнең ил юлларында көн саен, һәр сәгать саен була торган зур фаҗигаләргә җәлеп итү көне. Статистика күпчелекне борчуга сала. БМО мәгълүматларына караганда, көн саен планета юлларында 3 меңгә якын кеше үлә икән. Болай дәвам итсә, 2020 елга ел саен юлларда һәлак булучылар саны 2 миллионга җитәргә мөмкин. Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен нәрсә эшләргә соң?

опрос автомобильчеләр.

Анализлар юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуның 90 процентында кеше гаепле икәнлеген күрсәтә. Һәркем үзен генә кайгыртырга тиеш түгел, ә башкалар турында да уйларга бурычлы. Шоферларга иминлекнең гади чараларына, бигрәк тә кышын юлда йөрү үзенчәлекләренә игътибарлы булырга кирәк.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International