Балалар өчен хокук ярдәме көне билгеләнде.

2014 елның 21 ноябре, җомга

Балалар өчен хокук ярдәме көне билгеләнде. 20нче ноябрьдә иртәнге 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр шәһәребездәге 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Биредә ятимнәр; ата-ана ярдәменнән мәхрүм калган балалар; инвалид сабыйлар; андыйларны законлы караучылар; гаиләләренә баланы уллыкка, тәрбиягә алырга теләүчеләр   үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап таба алачак. Гражданнарны Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары, мәгариф, хезмәт һәм социаль яклау, ЗАГС бүлекләре, адвокатлар, нотариуслар, “Россия юристлар берлеге” җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре кабул итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International