Муниципалитет бинасында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Муниципалитет бинасында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды. Әлеге чарада эшмәкәрләргә яңа программалар һәм заманча тәкъдимнәр хакында сөйләделәр.

Хакимият бинасының утырышлар залында сәнәгать мәйданчыклары хакында сөйләштеләр. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов алып барды. Чарада “Единство” Идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры Арман Тулеев та катнаша. Җирле эшмәкәрләргә үз бизнесыңны булдыру өчен 350 идея тәкъдим ителде.

«Районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә яңа мөмкинлекләр тудырыла. Әмма күп әйбер бизнес вәкилләренең актив яки пассив булуларына бәйле. Сәнәгать мәйданчыкларында бизнес идеяләрне тормышка ашырыр өчен буш урыннар шактый»,– диде Арман Тулеев.

Арман Тулеев хәбәр итүенчә, сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен 3 төрле программа эшли. Аның беренчесе “50гә–50” дип атала. 2013нче елның 1нче гыйнварыннан соң алынган яки киләчәктә алачак җиһазларның ярты бәясен дәүләт түли. Әмма әлеге сумма 3 млн. сумнан да артмаска тиеш.

Чираттагы программаның асылы эшмәкәрләрнең кредитларына субсидияләр кайтару белән бәйле. Өченче программа “Грант–лизинг” дип атала. Бәясе 1 млн. сумнан артмаган җиһазның 50% чыгымын шулай ук дәүләт күтәрә.

«80 гектар мәйданны без муниципаль җирләр рәтенә керттек. Районыбыз башлыгы ТР президенты белән бу мәсьәлә буенча сөйләште. Программаны проектлауга 12 млн. сум акча бүленде. Әлеге чараларны алдык. Хәзер Мәскәүгә барып, сәнәгать мәйданчыклары өчен электр энергиясе һәм газ китерү өчен федераль акчалар сорарга ниятлибез»,– диде Илшат Дәрҗеманов.

Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары булырга теләүчеләргә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итү мөһимлеген искәрттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International