Киләчәктә Нократ елгасына зур теплоходлар да керә алачак. Моңа су төбен тирәнәйтү бәрабәренә ирешергә уйлыйлар.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

 Киләчәктә Нократ елгасына зур теплоходлар да керә алачак. Моңа су төбен тирәнәйтү бәрабәренә ирешергә уйлыйлар. Бу юнәлештә безнең район федераль программада катнашачак. Моның өчен 150–200 млн. сум акча бүленер дип көтелә. Әлеге чараларга елганың 18 километр өлешен чистартырга планлаштырыла.

Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, җитәкчеләр сафындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Аның беренчесе Шәһәр Советы коллективы белән бәйле. Урынбасар вазыйфасын башкарган Ирек Гатауллин кәнәфиенә Илдар Зиннәтуллинны билгеләделәр. Рәсми сайланганчыга кадәр, ул шәһәр башкарма комитеты белгече вазыйфасын башкарачак.

“Мамадыш промкомбинаты”нда да яңа җитәкче. Әлеге коллектив дилбегәсен Роберт Сабировка тапшырдылар.

Ә техник инвентаризацияләү бюросына җитәкче итеп Валерий Шрыков, аның урынына, ягъни районның мәдәният бүлегенә Ренат Сәлимшин билгеләнүен без инде хәбәр иткән идек.

Киңәшмәне көзге чакырылыш темасы дәвам итте. Хәрби комиссариат җитәкчесе Андрей Синкевич әйтүенчә, бу көздә барлыгы 380 мамадышлы хәрби–табиблык комиссиясе аша узган, шуларның 80 артыгы солдат формасын киячәк. Егетләрне частьләргә озату башланган.

Алга таба ЮХИДИ бүлеге һәм 5нче санлы эзләү–коткару отряды җитәкчеләре ел дәвамында башкарган эшләре буенча хисап тоттылар.

Район башлыгы Анатолий Иванов алда көтелүче зур эшләр белән таныштырды. Аның беренчесе үзәк хастаханәне төзекләндерү. Бина ремонтына ТР Президенты өстәмә финанс чаралары бүлгән. Хәзер объектның тышкы өлешен тулысынча керамо–гранит плитә белән төрәчәкләр. Шулай ук тәрәзәләр дә яңага алышыныр дип көтелә.

Киләсе елга Чулман яр буендагы авылларны таш юл белән тоташтырачак зур төзелеш тә башланып китәчәк, дип белдерәләр. Юл Омар, Рагозина торак пунктларына Соколка аша түшәләчәк.

Анатолий Иванов шәһәр үзәгендә оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә игътибарны арттырырга кирәк, дип саный. Беренче чиратта продукциянең ассортиментына, шулай ук сәүдә нокталарын бизәүгә дә җитдиерәк карагыз, дигән шарт куйды район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International