Район Советының 34нче утырышында иң элек муниципаль районның 2011-2015нче елларга социаль икътисади үсеш программасының үтәлеше һәм киләсе елларга бюджет проекты тикшерелде.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Район Советының 34нче утырышында иң элек муниципаль районның 2011-2015нче елларга социаль икътисади үсеш программасының үтәлеше һәм киләсе елларга бюджет проекты тикшерелде.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов: “Программа нәтиҗәләренә ирешү индикаторлары гражданнарның керемнәре, гомер озынлыклары, торак белән тәэмин ителешләре, белем дәрәҗәләре, социаль инфраструктура, җанаятьчелек, үлем дәрәҗәсе белән балалар туу чагыштырмасы, властька ышаныч һәм башка күп төрле параметрлар җыелмасы белән билгеләнде,“– дип билгеләп үтте. Халык саны прогноздагы күрсәткеч белән тәңгәл килә. Акча керемнәре агымдагы елның октябренә 109 процентка арткан. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,06 процент тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы программага салынган күрсәткечтән 28 процентка югарырак булган һәм 1нче ноябрьгә 18650 сум тәшкил иткән. Узган елның шул чорындагыдан да ул 15 процентка югарырак.

Утырышны алып барган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов киләсе елда федераль программага биш авылга юл эшләү кертелүен, Ямаштан Тәкәнеш трассасына кадәр дә юл салыначагын, Дружба бистәсен юллы итү дә тормышка аша башлаячагын, район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт эшләрен дәвам итү, Малмыжкадан Мамадышка чишмә суы китерү өчен дә акчалар бүленәчәген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International