Мамадыш шәһәренең 30 гаиләсе өй туйларын бәйрәм итте.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәренең 30 гаиләсе өй туйларын бәйрәм итте. Тантаналы шартларда күпфатирлы торакның ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар. Кызыл тасма киселәчәк объект Мамадыш шәһәрендәге Домолазов урамында урнашкан. Әле берничә ел элек кенә бу урында авария хәлендәге бараклар тора иде. Аларны биш катлы, барлык уңайлыклары да булган яңа йорт алмаштырды. “Төзүсервис” җәмгыяте сафка бастырган йортта 30 гаилә гомер кичерәчәк. Аларны өй туйлары белән тәбрикләп, район башлыгы Анатолий Иванов фатир ачкычларын тапшырды. Район башлыгы белдергәнчә, әлеге бина торгызылган урынны “Мамадыш рублевкасы” дип тә атарга мөмкин. Нократ елгасы һәм Яр буе ял комплексы, социаль учрежденияләр янәшәдә генә. Анатолий Иванов “Төзүсервис” ябык акционерлык җәмгыятенең төзелештә актив катнашкан берничә төзүчесенә Рәхмәт хатлары тапшырды.  Аның тәбрикләүләренә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Сәләхов та кушыла.

"Агымдагы елда ДТФ тарафыннан төзелгән йортларда 7000нән артык гаилә фатирлы булды. Төрле социаль программалар буенча торак төзүдә без Россиядә әйдәүче позициядә торабыз. Татарстанда исә, Мамадыш районы башкаларга үрнәк булып тора", – диде ул. Әлеге торак бина  – районда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт  торак фонды тарафыннан төзелгән 43нче торак йорт. Фатир ачкычларына “Социаль ипотека” һәм “Авария хәлендәге торак” программасында катнашучы мамадышлылар ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International