Сәяси совет яңарды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия“ партиясе җирле бүлекчәсенең 23нче конференциясе эшен 18нче ноябрь көнне дәвам итте.

Анда Татарстан Дәүләт Советына узган сайлау йомгаклары тикшерелде һәм җирле бүлекчә Сәяси советы составына үзгәрешләр кертелде. Партиянең район сайлау штабы җитәкчесе, шәһәрдәге башлангыч оешма секретаре Салават Гыймранов сайлауларга әзерлек барышында шәһәрдә һәм авылларда халык белән очрашулар үткәрелүен, аларның барлык үтенечләре дә исәпкә алынуын, сайлауларның районыбызда оешкан төстә үтүен, зур күпчелекнең тавыш бирүе нәтиҗәсендә “Бердәм Россия“ партиясенең һәм кандидат Тәлгать Абдуллинның җиңеп чыгуын билгеләп үтте. “Киләсе елда узачак җирле Советларга сайлаулар алдынннан да партия үз кандидатлары арасында праймерез үткәрәчәк,“ – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков. “Авыл җирлекләре башлыкларының рейтингын үзебез дә күп кенә күрсәткечләр белән бәялибез. Халык арасында Түбән Сон, Сон, Красная Горка, Усали, Көек Ерыкса, Түбән Яке авыл җирлекләре башлыкларының дәрәҗәле бик югары. Башкаларга да алар дәрәҗәсенә җитәргә тырышырга кирәк,“ – диде миниципаль район башлыгы, “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Анатолий Иванов. Конференция эшендә катнашкан партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы члены, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та партиядәшләренә уңышлар теләде. Яшерен тавыш бирү юлы белән, җирле бүлекчә Сәяси советы составына муниципаль район башлыгы урынбасары, партиянең шәһәрдәге башлангыч оешмасы секретаре Салават Гыймранов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Гөлнур Хурамшина, башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Айнур Әгъләмов кертелделәр. Конференциядә партиянең яңа әгъзаларына членлык билетлары да тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International